«Республика намусы өчен» конкурсында җиңүчеләр арасында сибайлылар да бар.
Конкурс «2016-2020 елларга Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы һәм «Бердәм Русия»нең «Тарихи хәтер» төбәк проекты кысаларында узды. Конкурста мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, өстәмә һәм төп белем бирүне оештыру, киңкүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар, гаиләләр һәм төбәкнең актив яшәүчеләре катнашты.
"Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия" номинациясендә 1нче урынны Сибай шәһәренең балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге коллективы алды.