Баймак районы Зилаер авыл биләмәсендә яшәүчеләр өчен бик матур һәм мөһим вакыйга булды: Гайский тау-баету комбинаты ярдәмендә авыл советына яңа техника: ассенизатор машинасы һәм экскаватор алынды.
Техника тапшыру тантанасында Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев шундый мөһим һәм кирәкле бүләк өчен олы рәхмәтен белдерде: "Техника – һәр авыл биләмәсе өчен урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә алыштыргысыз ярдәмче. Бигрәк тә административ үзәктән шактый ераклыкта урнашкан Зилаер авыл биләмәсе өчен. Махсус техника булу, беренче чиратта, коммуналь тәэминатка бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм булачак. Гамәлдәге су белән тәэмин итү системасы инде күптән үз мөмкинлекләрен югалтты. Даими аварияләр нәтиҗәсендә су белән бәйле өзеклекләр бар. Әлеге мәсьәлә район хакимияте контролендә тора. Авыл халкын су белән ышанычлы тәэмин итү өчен яңа суүткәргеч төзергә кирәк. Шул уңайдан Ургазы авылында суүткәргеч төзү өчен проект-смета документлары әзерләнә.
Авыл биләмәсенә зур игътибар бирелә. Әйтик, 2017 елда Култабан авылында суүткәргеч төзелде, быел Ургазы авылын яктыртуда капиталь ремонт эшләре башкарылды. Авыл участок дәваханәсенең беренче катына агымдагы ремонт ясалды, анда алдагы елларда казанлык, түбә һәм бөтен бинага капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук авыл советының техник паркы янгын сүндерү машинасы белән тулыланды. Алга таба социаль-мәдәни үзәк төзү, Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 5 катлы йортны һәр фатирны аерым җылытуга күчерү, "Урал авылына керү юлы" автоюлында суүткәргеч торбаны капиталь ремонтлау, дүрт юнәлеш буенча, шул исәптән Ургазы-Ишмөхәммәттә газүткәргечләр төзү планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән районда зур эш алып барыла. Газ кертү, юлларны ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү һәм яктыртуга зур игътибар бирелә. Республикада, шул исәптән Баймак районында да берничә масштаблы проект тормышка ашырыла, алар арасында «Башкорт ихаталары» программасы, подъездларга капиталь ремонт ясау программасы, "Уңайлы шәһәр мохите". Баймак шәһәрендә ихата территорияләрен һәм подъездларны төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, яңа аллеялар һәм яңа Җиңү паркы барлыкка килде, Баймак шәһәренең «Көньяк» микрорайонында мәктәп файдалануга тапшырылды. Районның сәнәгать предприятиеләре узган елгы күләмнән ике тапкыр артыграк продукция җитештерде.