+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2019, 19:30

Ашлыкны тирәнтен эшкәртү комплексы һәм почта логистик үзәге булачакмы?

Бүген республика Башлыгы Радий Хабиров «Инвестсәгать» форматында Башкортстан инвестиция комитетының чираттагы утырышын үткәрде.

Бүген республика Башлыгы Радий Хабиров «Инвестсәгать» форматында Башкортстан инвестиция комитетының чираттагы утырышын үткәрде.

Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары вәкилләре катнашты.Утырышта икътисадның төрле тармакларында проектларны гамәлгә ашыру буенча инвесторларның ниятләре каралды.
"Башбиотех” җәмгыяте проекты җитәкчесе Дмитрий Шаповалов Стәрлетамак районында 1 миллион тоннага кадәр егәрлеге булган ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, предприятие терлекчелек, азык-төлек һәм химия сәнәгате өчен продукция — биотаркала торган пластик, органик кислоталар, биоэтанол, аксым өстәмәләре, глютен алачак. Тулаем алганда, 63 миллиард сумга якын инвестицияләр салу һәм 1000нән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

- Яшермим, бу инвестицияләр күләме буенча иң зур проект, без аны быел карыйбыз, – диде Радий Хәбиров. - Аны өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертергә, кирәк булган барлык әзерлек эшләрен оештырырга һәм 2020 елда Сочида узачак Русия инвестицион форумында инвестиция килешүенә кул куярга тәкъдим итәм.
Сочи форумында документларга кул кую планлаштырыла торган тагын бер инвестпроект – Уфада аэропорттан ерак түгел логистик почта үзәген төзү. Аны тормышка ашыру почта аша күчерүләрне нәтиҗәле оештырырга һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Русия Почтасы» җәмгыяте генеральный директорының логистика буенча урынбасары Игорь Чебунин билгеләп үткәнчә, инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә, 1000ләп яңа эш урыны булдырылачак. Март аенда төзелешкә керешсәк, бер елдан соң логистик үзәк эшли башлаячак.
«Премиум строй-Инвест» компаниясе «Инвестсәгать»тә дәүләт-шәхси партнерлык форматында күпфункцияле медицина реабилитациясе үзәге төзү проектын тәкъдим итте. Генеральный директор Иван Лужаев уңышлы мисал итеп Алтай краен атады, анда шундый ук үзәк актив тормыш эшчәнлеген торгызуда терәк-хәрәкәт аппараты бозылган пациентларга ярдәм итә. Мәҗбүри медицина страховкасы программасы белән бәйле кайбер мәсьәләләр өстәмә эшләп бетерүне таләп иткәнлектән, проектны карауга декабрь уртасында кайтырга тәкъдим ителде.



Фото: glavarb.ru
Читайте нас