Башкортстанда шәхси автобус йөртүчеләрне түләү терминалы кулланырга мәҗбүр итәчәкләр.
Бүгенге киңәшмәдә шушы мәсьәлә дә каралды. Әле шәхси йөртүчеләргә пассажирлардан кулакча алган өчен җаваплылык янамый.Бүген “частник”ларның 99 проценты касса техникасын тиешенчә кулланмый. Ул куелса да, тоташтырылмаган була.
— Безгә бераз түзәргә туры киләчәк. “Частник”лар белән саграк эш итәргә кирәк. Безнең бурыч — аларга 1 июльдән соң штрафлар кертеләчәген аңлату. 30 мең сум алар өчен нык зур сумма булачак, — диде республика Башлыгы.
Республика Башлыгы автобус йөртүчеләргә карта белән түләүгә әзерләнү өчен ярыйсы озак вакыт бирелде, дип белдерде.
— Без бу өлкәдә шәхси бизнес эшләвен телибез, ләкин безнең шартларда. Ә безнең шартлар гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тота. Документларны шулай итеп әзерләгез, Уфада — миллионлы шәһәрдә, пычрак, иске, тутыккан техника булырга тиеш түгел. Урамнарда сыйфатлы техника йөрергә тиеш. Яхшы техника белән конкурста катнашырга теләүчеләр белән эшләячәкбез. Андыйлар юк икән, димәк, әлегә “Башавтотранс” барысын да үз өстенә алачак һәм безгә башка компанияләр киләчәк. Болары ишетмәсә, мин бу базарга башка көчле компанияләрне кертергә әзер, — диде республика Башлыгы.