+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 декабрь 2019, 15:15

Янгын-коткару көчләрен үстерүгә игътибар тагын да артачак

Бу юнәлеш буенча республика - илдә беренче урында.

Бу юнәлеш буенча республика - илдә беренче урында.
Башкортстан Русиядә беренче булып янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен эшләде. Бу турында Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.
Стратегия янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклауның сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Моңа кагылышлы чаралар исемлегендә янгыннан саклаучы хезмәткәрләр санын 1000 кешедән күбрәккә арттыру, 31 янгын депосы төзү һәм 494 махсус техника сатып алуны күз уңында тота.
Быел Баймак, Белорет һәм Кушнаренко районнарында янгын сүндерү депосы төзелде. 34 авыл биләмәсенә янгын сүндерү техникасы тапшырылган. Республика бюджеты исәбенә 111,5 мең данә янгын турында белдерүче корылма алынган, ул 323 кешенең гомерен саклап калуда ярдәм иткән.
Читайте нас