Уфада яшәүче яман шеш авыруыннан сызлануларга түзә алмаган иргә табиблар ярдәм итүдән баш тарткан.
Кичә Уфада яшәүче 58 яшьлек Рәфис Әхмәтгәрәев республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы каршында үз-үзенә кул салмакчы булды. Сәбәбе — тән сызлауларына түзә алмау.
Ирдә яман шеш авыруы бар. Аңа күптән түгел операция кичерергә дә туры килгән. Әмма ирнең башка өлкә буенча да сәламәтлеге какшаган, шунлыктан табиблар аңа ярдәм итүдән баш тарткан. Шул ук сәбәбле ракны дәвалау да туктатылган.
Бәхеткә, ирнең бу “җан авазын” вактында ишеткәннәр һәм авыруны шул көнне үк республика онкология диспансерына юллаганнар.