Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Башкортстан синоптиклары мәгълүматлары буенча, бүген көндез республика буенча бераз кар явуы көтелә, урыны белән көчле булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба талгын.Һава температурасы көндез 5-10 градус салкын.
Иртәгә төбәктә шулай ук кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Һава температурасы төнлә — минус 7-12 градус, аязытканда — 15-20 градуска кадәр суыта. Көндез минус 4-9га кадәр салкын.
6 декабрьдә синоптиклар республикада төнлә бераз кар, көндез юеш кар явуын фаразлый, урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар салуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы төнлә — минус 6-11 градус, аязыткан вакытта 16 градуска кадәр суыта. Көндез минус 4 градустан плюс 1 градуска кадәр, ди синоптиклар.