Уфада яшәүче 45 яшьлек ир суд каршысына басачак. Сәбәбе — җиде яшьлек улының һәлак булуы.
Билгеле булуынча, сентябрьдә эчкән ир чираттагы аракы артыннан машинасына утырып китә. Үзе белән улын да ала. Бала алгы креслода, бәйләнмичә утырган була. Сәгатенә 85 чакрым тизлек белән барган ир машина белән идарә итә алмыйча, юл читендәге агачка барып бәрелә.