+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 декабрь 2019, 13:35

11 айлык баланы диварга бәреп үтергән...

Әни кеше 15 елга иректән мәхрүм ителде.

Әни кеше 15 елга иректән мәхрүм ителде.

Русиянең бер төбәгендә 26 яшьлек хатынны, баласын үтерүдә гаепләп, 15 елга төрмәгә утырттылар.
Билгеле булуынча, хатын спиртлы эчемлекләр белән еш мавыккан. 28 июльдә ул баласы белән кунактан кайта. Бала бик нык елый. Исерек хатын тәүдә баланың башына бик нык итеп суга, аннары, ике аягыннан тотып, стенага бәрә һәм йокларга ята. 11 айлык бала башына кан савудан вафат була.

Иртән баланың үлгәнен аңлагач, хатын, аның гәүдәсен полиэтилен капчыкка салып, бер йортның подъездына илтеп ташлый һәм үзе кача.

Хатын үз гаебен таныган. Бу коточкыч кылыгын ул баланың аңа бәйрәм итеп яшәргә комачаулавы белән аңлаткан. Килеп җиттек, ахры...
Читайте нас в