+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2019, 08:05

“88 гомерне саклап калдык”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Транспорт сәгате” төрендә чираттагы киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Транспорт сәгате” төрендә чираттагы киңәшмә үткәрде.

Анда республика автомобиль юлларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.Аварияләрнең төп сәбәпләре – тизлек режимын үтәмәү, автомобиль юлларының торышы, юл билгеләре җитмәү яисә аларның булмавы.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Башкортстан – илдә автомобиль юлларында һәлак булу очраклары теркәлгән юл-транспорт вакыйгаларының сәбәпләрен тикшерү һәм бетерү чаралары буенча комиссияләр булдырылган төбәкләрнең берсе, дип белдерде. Бүген алар барлык муниципалитетларда да эшли, үлем белән тәмамланган аварияләр булган урыннарга оператив рәвештә чыгалар һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кабаттан булдырмау буенча чаралар күрәләр, юл билгеләре, чикләү баганалары куялар, юл кимчелекләрен бетерәләр.
Тулаем алганда, юллардагы аварияләрдә һәлак булучылар саны кими. Республиканың ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, быел юл-транспорт һәлакәтләре саны 6,3 процентка кимегән. Узган елның 10 аенда 510 кеше үлгән булса, быел – 422.
– Бергәләп, бер ел эчендә кешеләр үлеменә китерүче юл-транспорт фаҗигаләре санын киметүгә ирештек, – диде Радий Хәбиров. – Без 88 гомерне саклап калдык. Арытаба да юллардагы хәвефсезлекне арттыру буенча барлык мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәчәкбез.
Төбәк Башлыгы юл тамгаларын заманча технологияләр кулланып эшләүне активрак алып барырга кушты.
Читайте нас