Алар кысаларында III Бөтенрусия хокук (юридик) диктантын язуга старт бирелде. Акция бөтен ил буенча 3-10 декабрьдә уза. Диктант язучыларга бер сәгать эчендә 40 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.Кичәдә “Ел юристы” Югары юридик премиясе тапшырылды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров та әлеге бүләккә лаек булды.
Ассоциациянең Башкортстан буенча бүлекчәсе агымдагы елда башка төбәкләр арасында иң яхшысы дип танылды.
Үз хәбәрчебез.