Кичә Русиядә информатика көне билгеләп үтелде. Бу өлкә үсешенә үз өлешен керткән якташыбыз да бар. Ул — Баймак егете Бәшир Рәмиев.
Бәшир Рәмиев Башкортстаннан беренче совет электрон-исәпләү машиналары төзүдә катнаша.
Профессиональ белеме булмаган галим-уйлап табучы (әтисе кулга алыну сәбәпле Мәскәү энергетика институтыннан куыла), бары тик хәрби элемтәче тәҗрибәсенә һәм СССР Фәннәр академиясенең Энергетика институты электр системалары лабораториясенең инженер-конструкторы вазыйфасында алган белемнәргә генә нигезләнеп, 1948 елда Исаак Брук белән берлектә беренче компьютерны тәкъдим итәләр. Проект “Автоматлаштырылган санлы электрон машина” дип атала.
Рәмиевның эшләнмәләре исемлегендә «Стрела» һәм «Урал» ЭВМнары да бар.
Шунысы игътибарга лаек: югары белемсез Бәшир Рәмиев баш инженер булган һәм Пенза Математик машиналар фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары вазыйфасын биләгән.
Галим 1994 елда Мәскәүдә вафат булган һәм Кунцево зиратында җирләнгән.
Бәшир Рәмиев истәлегенә Пензада ике мемориаль тактаташ куелган. Шул ук шәһәрдә галим хөрмәтенә "Рамеев" технопаркы булдырылган. Мәскәү политехник музеенда хәзер аның фонды төзелә.