Туймазы районының Бишкурай авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Янгүзәл” фольклор ансамбленең сез фоторәсемдә күргән үзешчән артистларын 101 яшьлек “Кызыл таң”ыбыз яшьлекләренә алып кайтты.
Почтальоннарның сумка тутырып гәзит-журнал таратып йөрүен хәтерләделәр, үзләренең гәзитебездән укырга-язарга өйрәнүен искә алдылар. Шулай итеп алар бер мизгелдә кичке уенга чыккан егетләр һәм кызларга әверелделәр дә куйдылар. Шушы ук ансамбльгә нигезләнеп оештырылган “Бөркетләр”нең вокалчы егетләре - чын бөркетләрмени, ә “Янчишмә”нең җырчы кызларын күбәләкләр диярсең! Җырлашып, такмак әйтешеп, биергә төшеп күңел ачтылар. “Кызыл таң”чыларны да биеттеләр. Шулай итеп без дә, мәдәният йорты җитәкчесе Лида Закирова да әнкәй-әткәйләребезнең яшь чагында йөреп килдек.
Менә шундый көчкә ия ул гәзитебез. Ә бүген, 12 декабрьгә кадәр дәвам иткән матбугатка язылу ункөнлегендә, “Кызыл таң”га очсыз хакка, ягъни 10 процент ташлама белән язылып калырга мөмкин.
"Кызыл таң"ның атнага ике килә торганына (сишәмбе, җомга) ункөнлек чорында 1297 сум 26 тиенгә язылырга мөмкин.
Атнага бер килә торганы (җомга, 24 бит) 641 сум 52 тиен булачак.
Шулай ук “Кызыл таң” нәшриятында чыгып килүче журналларыбыз:
"Әллүки" балалар журналына ярты елга язылу бәясе - 299 сум 40 тиен, "Тулпар" яшьләр журналына 331 сум 89 тиен булачак.
"Уфа-печать" киоскларында уфалылар арзанрак хакка языла ала: ярты елга - 1248 сум.