Районда быел беренче тапкыр оештырылган “Теrra Gussia” фестивале билгеләнгән барлык максатларына да ирештеме?
Көзнең соңгы көне Федоровка районы үзәгендә, чын мәгънәсендә, зур фольклор бәйрәменә әверелде. Иртә таңнан ук Федоровка авылының үзәк мәйданына төрле тарафлардан һәр халыкның асыл бизәге булган һәм бай рухи дөньясын чагылдыручы милли киемнәрдәге шушы төбәкне төяк иткән төрле милләт вәкилләре агылды. Ә милли төрлелек буенча Федоровка районы Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә дә иң үзенчәлекле төбәк булып тора. Эш шунда: биредә берьюлы бер үк сандагы диярлек биш төп милләт халыклары гомер кичерә. “Теrra Gussia” Федоровка каз фестивалендә дә шушы бәрәкәтле җирдә гасырлардан-гасырларга кулга-кул тотынышып гомер итүче урыс, башкорт, татар, мордва һәм чуваш халыкларының бай фольклор чыгышлары, йолалары үзәк урынны алды, бер-берсен тулыландырып барды.
Башкорт хуҗалар оештырган каз өмәсенә икмәк-тоз, уен-җырлары белән менә мордва халкы вәкилләре “килеп җитте”. “Михайлов день”дә аларда гасырлардан-гасырларга каз өмәләрендә иң уңган кызларны күзләгәннәр, кәләш ярәшкәннәр. Алар бик оста итеп һәм бар шартын туры китереп шушы йоланы сәхнәләштерде. Ул арада каз өмәсенә урыс халкы вәкилләре дә килеп кушылды. Үзләренең фольклор чыгышларында алар ышану буенча йорттагы терлекне саклаучы Кузьма һәм Демьянга дан җырлады. Чуваш халкы вәкилләрендә дә каз өмәләре чоры бер үк вакытта туйлар чоры да булып тора. Фестивальдә алар кыз бирнәсен сату һәм кызны озату йоласын сәхнәләштерде. Аңлашыла, биредәге иң затлы һәм иң кадерле әйберләр — ул каз мамыгыннан эшләнгән пар мендәрләр. Аларны кулга төшерү өчен кияү кешегә кесәсен ярыйсы гына бушатырга туры килде. Һәм, ниһаять, каз өмәсенә урам тутырып җырлап-биеп татарлар килеп керде. Алар нәкъ каз өмәсендә башкарыла торган җырлардан тыш, бәйрәмгә килгән берничә мең кешегә каз канаты сату йоласын да тәкъдим итте.
Ул арада бәйрәм кызганнан-кыза барды. Район мәдәният сарае фойесында иң оста апалар казларны йолку белән мәшгуль булса, бер төркем кызлар көянтәләренә чистартылган су кошларын асып, янәшәдә, тау астында гына агып яткан чишмәгә аларны чайкарга юл тотты. Гармун һәм тальян моңнары астында чишмәгә җырлап төшкән кызларны андагы фольклор коллективлары җылы тәбикмәк һәм кайнар чәй һәм, әлбәттә, күңелле такмаклар белән каршы алды. Шулай итеп, фестиваль бер мизгелгә чишмә буена күчте. Казларны саф чишмә суында чайкау, кайткан юлга каз каурыйлары сибү, теләк әйтү — бу йолаларның берсе дә калмады.
Казлар әзер, хәзер инде алардан ризык әзерләү башланды. Дөресен әйткәндә, казны тимер таякка тыгып, ачык утта әйләндереп пешергәнне моңа кадәр күргән юк иде. Бөтен дөньяга борынны кытыклап, кыздырылган ит исе таралды. Хәер, ит кенәме соң?! Федоровка төбәгенең оста хуҗабикәләре бәйрәмгә бәлешен дә, пәрәмәчен дә, коймагын-тәбикмәген дә, һәр халык үзләренең милли ашларын да мулдан әзерләп алып килгән. Алар барысы уртак табынга куелып, валлаһи, иң бай өстәлне хасыйл итте.
Әйткәндәй, фестивальдә казчылык продукциясен татып карау гына түгел, сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Мәсәлән, бәйрәмнең төп сәбәпчесе — республикада казчылык юнәлешендә эшләүче иң эре предприятие булган “Башкирский гусь” җәмгыяте тере казны да, чистартылганын да, каз итеннән җитештерелгән илледән артык төр деликатеслар да тәкъдим итте. Ихаталарында каз, кош-корт һәм башка терлек үрчетүчеләр дә бу көнне ярминкәдә үзләре җитештергән продукцияне сата алды. Бер үк вакытта район предприятиеләре һәм эшкуарлары да үз продукциясен сәүдәгә чыгарды. Бер сүз белән, әлеге бәйрәмгә килүчеләр төрле милләт халыкларының бай фольклор традицияләре белән танышып рәхәтләнеп күңел дә ачты, суыткычларын Яңа ел табынына җитәрлек продукция белән дә тутырды бу көнне.
Ул арада бөтен халыкның игътибарын үзәк мәйданда оештырылган казлар ярышы ялмап алды. Кызыл, яшел һәм зәңгәр тасмалар бәйләнгән казлар старт сызыгына басты. Аларны куып бару исә кече сыйныф мәктәп балаларына йөкләтелде. Берничә этап ярышлар үтеп, тамашачылар рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, абсолют җиңүче дип яшел тасма таккан каз табылды. Аңа “идарә итүчегә” затлы бүләк — тере каз тапшырылды. Арытаба тере казны иң яхшы бизәү, каз итеннән иң тәмле ризык рецепты тәкъдим итү, каз мамыгыннан иң оста итеп мендәр эшләү, каз фигурасын ясау, балалар арасында су кошының рәсемен иң яхшы төшерү буенча конкурсларда җиңүчеләргә затлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур казны үстерүчегә район хакимияте башлыгы Венер Насретдиновтан махсус бүләк — 5 мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлеге бүләккә Бүләкәй авыл биләмәсеннән фестивальгә сигез килограммга якын авырлыктагы тере каз алып килгән Фәрит Фәйрузов лаек булды.
“Теrra Gussia” Федоровка фестивален оештыруның төп максатларының берсе шушы төбәкне төяк иткән төрле милләт халыкларының бай фольклор традицияләрен саклау, үстерү, халык арасында популярлаштыру булса, икенчесе, аңлашыла, “Башкирский гусь” җәмгыяте җитештергән продукцияне киңрәк тарату, яңа базарларга чыгару, предприятиенең эшлекле партнерларын арттыру булып тора. Әйтергә кирәк, фестиваль бу җәһәттән дә максатына иреште дияргә кирәк. Фестиваль кунаклары, ә алар арасында республиканың һәм илнең төрле төбәкләрендә нәкъ шушы өлкәдә махсуслашкан җитәкчеләр һәм эшкуарлар да байтак иде, әзер продукция үрнәкләре белән генә танышып калмады, “Башкирский гусь” җәмгыятенең Гончаровка авылында урнашкан зур җитештерү һәм эшкәртү комплексында булып, турыдан-туры эш процессын да барып күрде. Шушында булганда гына да предприятие җитәкчесе Рәсим Сәетбатталовка каз бәбкәләре сатып алу һәм әзер продукцияне сатуга бәйле берничә эшлекле тәкъдим җиткерелде. Ә инде фестиваль нәтиҗәләре буенча алар санының тагын да артачагы һәм анык килешүләр, документлар белән билгеләнәчәге шик калдырмый. Әйткәндәй, фестивальдә Рәсим Сәетбатталов предприятие белән “Интеграция” программасы буенча эшләгән (язын җәмгыятьтән бушлай каз бәбкәләре алып, көзен шуларның 20 процентын казлата кайтарып бирү) берничә иң эре партнерга сертификатлар тапшырды. Аларның, Федоровкадан тыш, Стәрлебаш, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Ишембай районнарыннан булуын исәпкә алганда, “Башкирский гусь” җәмгыятенең акрынлап бөтен республиканы казга күмә баруына, әлбәттә, сөенергә генә кирәк. Ә инде быел башлангыч бирелгән “Теrra Gussia” фестивале бу процессны тагы да тизләтер дип ышаныйк. Әйткәндәй, фестивальгә килгән мәртәбәле кунаклар һәм җитәкчеләр дә нәкъ шундый ышаныч белдерде.
— Бүгенге фестиваль олы юлның башы гына. Алдагы елларда ул район чикләрен үтеп, бөтенрусия, халыкара статус алыр һәм Федоровка
районының төп брендына әверелер. Моның өчен ныклы нигез дә бар. Илдә казчылык тармагы аз үсешкән. Бу җәһәттән Башкортстан ана казлар саны буенча да, казчылыкны брендлау буенча да илдә беренче булып тора. Әлбәттә, мөһим рольне биредә “Башкирский гусь” җәмгыяте уйный. Максат — үзебезнең казчылык продукциясе белән дөнья базарын яулау һәм “Теrra Gussia” фестивале биредә төп инструментка әверелер дип ышанам, — диде фестивальне сәламләп, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Әлеге эшкә зур өлеш керткән өчен ул “Башкирский гусь” җәмгыятенең генеральный директоры Рәсим Сәетбатталовка Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасын тапшырды.
Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Розалия Хисмәтуллина, Салават Харрасов һәм башка мәртәбәле кунаклар да фестивальгә һәм Федоровка районында казчылык тармагы үсешенә якты юл юрадылар. Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов исә казчылык тармагын һәм әлеге фестивальне Федоровка районының йөзек кашы һәм төп бренды дәрәҗәсенә үстерү өчен алдагы чорда барлык көчне салып эшләячәкләренә ышандырды.
Беренче “Теrra Gussia” Федоровка казчылык фестивале тәмам һәм күңел инде аның икенчесен көтә башлады. Димәк, оештыручылар, чыннан да, максатына ирешкән дигән сүз. Бу җәһәттән алдагы елларда фестивальгә тагын да чагурак төсләр, баерак эчтәлек, югарырак килешүләр-казанышлар белән балкырга язсын дип телик!