Иринаның абыйсы эвтаназиягә өметләнә...
Нәкъ 10 ел элек шушы көнне Пермьдәге "Хромая лошадь" клубында янгын чыкты. 300 кеше булган клубта 234 кешенең сәламәтлегенә зыян килде, 156сы һәлак булды.
Исән калганнары бүген ничек яши, дисезме? Әлеге хәл буенча хөкем ителгән кешеләр күптән инде иректә. 22 яшьлек Ирина Пекарская исә бүген дә дәваханәдә.
Иринаның ире урамга тәмәке тартырга чыгып киткәч, клубта янгын чыга. Төтен хатынның баш миен бик нык зарарлый, нәтиҗәдә, ул гомерлеккә урын өстенә ята. Ул кузгала да, сөйләшә дә алмый.
Ире, берничә ел хатыны янына дәваханәгә барып йөргәннән соң, аны ташлап, башка хатынга өйләнә. Ике кечкенә улы да туктатмый аны.
Бүген Ирина янына палатага абыйсы гына килеп йөри. Әнисе, инсульт кичереп, өйдән чыга да алмый. Шулай ук аның өстендә Иринаның 10 һәм 12 яшьлек улларын тәрбияләү.
- Иринаны дәвалап булмаячак, ди табиблар. Мин аның газаплануын күреп арыдым. Әгәр безнең илдә эвтаназия рөхсәт ителсә, ризалашыр идем, - ди хатынның абыйсы Сергей.