Мәкаләнең исеме тиле-миле тоелса да, бу картның акылы киткән, дигән уйларга бирелми торыгыз әле. Бу – чын-чыннан безнең төбәктәге гәзит-журналлар сөюче халыкның кире каккысыз кичереш-фикере. Болай әйтергә безне гәзит-журналларның ун көнгә бер (аннан озаккарак та сузылып) килүе мәҗбүр итте. Басмаларның моңа бер мыскал гаебе дә юк, гафу, эш почта таратуда. Мисал китерми булмый. “6 июльдә Нөркәй авылында мәчет ачыла”, дигән мөселман кардәшләрне чакыру игъланын 13 июльдә алып укыдык.
“Алар Ватан өчен алышты” хәрби-тарихи фестивальгә чакыру 10 августта булса, безгә бу 19 августта мәгълүм булды.
Беренче сыйныф укучылары, шәһәр паркы амфитеатрына бәйрәмгә 1 сентябрьгә чакырылсалар да, көнендә баралмады. Бу турыда игълан басылган гәзит 12 сентябрьдә генә алынды.
Депутатлар белән очрашу, башка төр “ачык ишек”ләргә өндәүләр белән дә шундый ук хәл. Борынгылар әйтмешли, “Өч көн үткәч, исәнме, кодагый!” кебек үкенүле кичерешләр. Тик нишлисең, үткән-беткән, буявы сеңгән. Юридик киңәш, прокурор кабул итүе кебек чаралардан да мәхрүм без.
Тормыш барышы мәгълүматлары искерә, күгәрә. “Хуҗалыклар печән әзерли башладылар”ны печән кибәнгә өелеп беткәндә укыйбыз.
Ә һава торышы? “Кичә яңгыр яумады, бүген яуса, иртәгә төгәл әйтербез” кебек килеп чыга.
Уратып-уратып, зәһәрләнеп сөйләүдән турыдан-туры үзебезнең хәлне бәян итүгә күчәм. Озын сүзнең кыскасы, бездә почта хезмәтләндерүе тулаемы белән тукталды. Кайчаннан? Бишбылтыр элек!
Безнең авыл Советына караган 7 авылны хезмәтләндергән почта бүлеге ябылып, ишегенә, гафу үтенеп, мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры да күрсәтелгән почта бүлеге начальнигы таләп ителү турында язу ябыштырылды һәм вәссәлам!
Әмма начальник булырга теләүчеләр һаман юк. Сәбәбеме? Ул кире каккысыз – эш хакы. Эшләп киткәннәр әйтүенчә, ул 14 меңнән 7 мең сумга төшерелгән икән. Моны инде җитәкчеләр эш сәгате кыскартылу белән аңлаталар. Эш бүлмәсе тәрәзәсеннән карап кына эш йөрткәндә, ул шулайдыр да. Ә аек фикерләүгә китсә, безнең төбәктәге хезмәтләндерү шартларында эш хакын 20 мең итсәң дә артык булмас кебек.
Эш шунда, Кәкребашта шәхси хуҗалыклар 1985 елларда 120 булса, әлеге көндә төп авыл биләмәсендә – 297 һәм ерак та түгел яңа төзелешләр өстәлеп тора. Исмаел авылында 58 хуҗалык булса, хәзер – 130. 200 гектарлы басуда 400 участок бүленеп, төзелеш бара. Ардатта 18 булса, хәзер – 57, Балагачкүлдә – 21. Шулай итеп Кәкребаш авыл биләмәсендә бүген барлыгы 555 хуҗалык, төзелә башлаганнары – 350. Ягъни, якын киләчәктә бу зонада 900 йорттан артып китәчәк. Яңа йортлар, яңа урам, яңа адреслар. Юллары да мактанырлык түгел.
Ике еллап элек почтага эшкә алынып карадылар. Тик аларның чыдамлыгы атнадан да артмады. Шулай итеп почта хезмәте чикләнде, элемтә өзелде, дисәң дә ялган булмас.
Кем гаепле? Билгеле, заман алга бара. Без генә иярергә өлгермибез. Авыллар зурая, халык арта. Күп кенә көнүзәк мәсьәләләрдә, шул исәптән элемтә хезмәте буенча артта калабыз. Ә ничек тә хәл итәсе килә. Ул кадәр чишелмәстәй проблема түгел лә инде.
Бүген 2020 елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу кампаниясе бара. Безнең халык “Кызыл таң”, “Туймазы хәбәрләре” гәзитләренә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларына һәм башка басма матбугатка бик теләп языла иде. Быел килеп язылучыларның күпкә кимү куркынычы күңелне кыра. Бүгенге көндә без иртәгәсез яшәүчеләр санында булып чыгабыз түгелме?
Г. Тукайның бик тә урынлы әйтеп калдырган сүзе бар, гәзит-журнал иясе булуың белән син бәхетле, чөнки сиңа һәр яктан мәгърифәт елгасы ага, дигән мәгънәне бирә ул. Әлеге очракта минем аңа җавап итеп: “Гафу инде, Тукай кардәш, без ул бәхеттән мәхрүм. Ул елга агымы буылыбрак тора бит әле”, диясе килә. Матбугат чишмәсенең сулары бик тәтеми, ара-тирә тамган тамчыларын гына тәмлибез. Өметсез шайтан ди, безгә дә Тукаебыз юраган бәхет килер дигән өмет белән
Туймазы районының Кәкребаш авылыннан даими авторыбыз Әнәс Сафуанов җибәргән шушы хатны Башкортстан Федераль почта элемтәсе идарәсенә юлладык. Безгә директор урынбасары Л. Р. Шәфыйковтан түбәндәге эчтәлекле җавап килде.
“Ә. Сафуановның Туймазы районы Кәкребаш авылына гәзитләр китерүне оештыру турындагы мөрәҗәгате Башкортстан Федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчелеге тарафыннан тикшерелде.
Кәкребаш авылындагы 452771 почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы урыны озак буш тору сәбәпле (2018 елның 24 апреленнән), халыкны Туймазыдагы 452754 почта бүлекчәсе (Туймазы шәһәре, Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 2) хезмәтләндерә. Кәкребаш авылына гәзитләрнең вакытында китерелмәвенең сәбәбе – атап үтелгән шәһәр почта бүлекчәсендә почтальон булмый торуда. 22 октябрьдән гәзит тарату участогына почтальон эшкә кабул ителгән, вакансия ябылган, вакытлы матбугат тарату Туймазы почтамты һәм идарә күзәтчелегендә тотыла.
Коммуналь түләүләрне кабул итү өчен Кәкребаш авылы почтальоннары мобиль почта-касса терминалы белән тәэмин ителгән. Язма корреспонденция һәм вакытлы матбугат басмалары атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә тарату участогының терәк пунктына китерелә (почтальон яшәгән адрес буенча билгеләнгән).
Авылдагы 452771 почта элемтәсе бүлекчәсе штат тулыландырылганга кадәр вакытлыча эшләми. Туймазы почтамты җитәкчелеге тарафыннан Кәкребаш авыл хакимияте башлыгына урындагы почта начальнигы һәм почтальоннар вазыйфаларына кадрлар сайлауда ярдәм сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Начальник вазыйфасына өйрәнергә теләүчеләрнең барысы да арытаба үз теләге белән эштән китә торды. Бүген авылдагы почта начальнигы вазыйфасына кандидатуралар юк.
Почта тарату арытаба да җитешсезлекләр белән башкарылганда, безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Сездән гафу үтенәбез. Әлеге хәл сезгә безнең клиент булып калырга комачауламас дип ышанабыз”.