Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү буенча "түгәрәк өстәл"дә Башкортстанда йортсызлар өчен бер үзәк кенә җитми, дип белдерде.
- Кайчандыр хөкем ителгәннәр, алданган һәм урамда калган кешеләр, бакчаларда яшәүчеләр, ир-атлар, кыйнаудан качкан хатын-кызлар... шушы һәм авыр тормыш хәлендә калган күп кенә кешеләр — җәмгыятебездә иң нәзберек категория, шулай да без аларга да ярдәм кирәклеген аңларга тиеш, - дип билгеләп үтте Ольга Панчихина. - Республикада коммерция карамагында булмаган оешмалар аз түгел, алар бу категория гражданнар белән эшли. Кемдер йорт-җирсезләрне ашата, кемдер документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итә, яшәү урыны булмаган кешеләргә мөмкинлек бирә. Тик мине бөтен республикага әлеге хезмәтләрне күрсәтүче бер генә дәүләт учреждениесе калуы көендерә.Үзәк чикләнгән күләмдә кеше кабул итәргә мөмкин, өстәвенә, анда кайнар ризык белән тәэмин итмиләр. Моннан тыш, Башкортстанда йортсызлар саны билгесез, мондый гражданнар реестры республикада да, тулаем ил буенча да алып барылмый.
Хәйрия һәм дини оешмалар билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар өчен нинди шартлар тәкъдим итүләре турында сөйләде.
Шулай итеп, «Линия жизни» төбәкара иҗтимагый адаптация оешмасына иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләр, балалар йортларыннан чыгучылар, инвалидлар, торакларыннан мәхрүм ителгән кешеләр, нарко/алкоголь бәйлелеге булган кешеләр, өйдәге җәберләүләргә дучар ителгән хатын-кызлар һәм балалар мөрәҗәгать итә ала.
Уфада социаль адаптация стационар үзәге: Геологлар урамы 14, телефон: 8-937-346-57-78.
«Дом помощи» гражданнарны социаль адаптацияләү хәйрия фонды яшәтү белән бергә өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген башкара. Адрес: Уфа шәһәре, Сынаучылар ур., 20.
«Нисаят» мохтаҗларга ярдәм итү фонды мохтаҗ мөселманнарга ярдәм итә: азык-төлек, кием-салым алып килә, дарулар белән тәэмин итә, үлүчеләрне җирләүне оештыра. Адрес: Уфа шәһәре, Кировоградская урамы, 37 йорт, к. 1, тел. 8-967-454-34-03.
Коммерция карамагында булмаган автоном «Центр» социаль ярдәм күрсәтү оешмасы элекке тоткыннарга ярдәм итә, мохтаҗларны ашату, эшкә урнаштыру, кием җыю һәм тарату, документлар белән шөгыльләнә. Адресы: Уфа шәһәре, Кировоградская урамы, 37/1, тел. 8-927-319-00-00.
«Благое дело» мохтаҗларга ярдәм хәйрия фонды: Уфа шәһәре, Кировоградская урамы 22нче йорт.
Исерек хәлдәге кешеләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәге, кирәк булганда, билгеле бер яшәү урыны булмаганнарга ярдәм күрсәтә. Адрес: Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 51/1 санлы йорт, тел. 251-57-59, 450112, Җиңү урамы 3, тел. 264-73-72, e-mail: musrc10 @mail.ru.
"Возможность" балаларга ярдәм күрсәтү җәмгыяте» коммерцияле булмаган автоном оешмасы авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә кризис вакытында балалы әниләр өчен вакытлыча торак тәкъдим итә. Телефоннар: 8-917-795-17-70, 8-927-309-76-50.
«Гелиос» социаль-психологик ярдәм күрсәтү оешмасы сукбайларга Уфада булыша. Атнага бер тапкыр кризислы тормыш хәлендә булган кешеләрне кайнар кичке аш ашата.Фото: "Башинформ" агентлыгыннан