Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы президиумы утырышын үткәрде.
Анда партиянең XIX съезды һәм “Шәһәр мохите” республика форумы нәтиҗәләре барланды, шулай ук, “Яңарыш 2.0” партия эчендәге дискуссиягә нәтиҗәләр ясалды.Утырышта тикшерелгән мәсьәләнең берсе – Яңа ел каникулларында алкогольле продукция сатуны чикләү. Радий Хәбиров белдерүенчә, партия контрафакт хәмер сату урыннарын ачыклауда ярдәм итәргә тиеш.
– Бу законның ничек эшләвен анализларга, әлеге чараларның уңай нәтиҗә бирү-бирмәвен аңларга кирәк. Сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыйганнан соң, хокук бозулар саны кимүен исәпкә алганда, без барысын да дөрес эшләдек, – диде Радий Хәбиров. – Кешеләргә киңкүләм мәдәни һәм спорт чаралары рәвешендә альтернатив тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.