Малайны кызны көчләүдә гаеплиләр. Ә кыз малайның гаепле икәнлеген дә белми...
Чиләбе өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Аны 11 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр.
Билгеле булуынча бу "пар" социаль челтәрләрдә танышкан. Аралашу тиз арада "чын мәхәббәткә" әверелгән. Нәтиҗәдә, балалар Златоуст шәһәренә кача һәм шунда акчага торак таба. Ике көн дәвамында аларны әти-әниләре, полиция хезмәткәрләре эзли. Әмма кыз балалыгы аркасында аны җенси бәйләнешкә керергә мәҗбүр иткәннәрме, әллә үз теләге белән булганмы икәнлеген аңлата алмый.
Малайга әле 18 яшь тулмаганлыктан, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.