+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 декабрь 2019, 06:25

Малай машинага үзе килеп бәрелгәнме?

Башкаланың Маршал Жуков урамында 20нче йорт каршында 53 яшьлек шофер «Газель» машинасында светофорның яшел сигналына чыгып барган 8 яшьлек баланы бәрдерә.

Башкаланың Маршал Жуков урамында 20нче йорт каршында 53 яшьлек шофер «Газель» машинасында светофорның яшел сигналына чыгып барган 8 яшьлек баланы бәрдерә.

- Нәтиҗәдә укучы төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә мөрәҗәгать итте һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарылды, - дип хәбәр итәләр төбәкнең ЮХХДИ идарәсендә. - Шофер сүзләренә караганда, ул җәяүлеләр кичүе зонасында светофорның тыю сигналына тукталган, шул вакытта юлга бер малай йөгереп чыккан һәм машинага үзе килеп бәрелгән.
Әлегә административ тикшерү кузгатылган, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

Ярый инде шоферның: "Малай исерек иде!" - дияргә батырчылыгы җитмәгән...
Читайте нас