37 яшьлек Артем Мазовны һәм аның ике улын эзләү дәвам итә.
Шушы көннәрдә аларны вертолеттан эзләгәннәр. Кызганычка каршы, ул нәтиҗә бирмәгән.
26 октябрьдә үк юкка чыккан Мазовларның кайдалыгы билгесез. Аларга охшаган кешеләрне төрле шәһәрләрдә күргәләделәр. Нәтиҗә юк.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы аларның кайдалыгын белдерүчеләргә 500 мең сум акча вәгъдә итә.