Җинаятькә китергән көнләү...
Бәләбәй районында булган коточкыч хәлгә нокта куелды.
Узган кыш ир белән хатын, аерылышкан булуга карамастан, бергә Яңа ел каршылаганнар. Алар бер өйдә яшәгән булган.
Шул чакта ир хатынның телефоннан башка кешегә хәбәр язганын күрә. Бу аны бик ачуландыра һәм хатынны пычак белән чәнчә. Ир шунда ук "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырта.
Судта ир үз гаебен таныган. Аны дүрт елга иректән мәхрүм иткәннәр.