Бүгенге оператив киңәшмәдә “Инцидент менеджмент” программасының быелгы эшенә йомгак ясалды.
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская белдерүенчә, быел гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш шактый яхшырган. Элек кайбер муниципалитетлар “кызыл зона”да булса, хәзер алар “сары”га күчкән.
Рейтингта беренче урында Стәрлетамак алып тора. Аннары Благовещен районы килә. “Яшел зона”да өченче урында — Иглин районы. Арытаба — Уфа районы, Сибай шәһәре, Мәләвез һәм Туймазы районнары.
Елена Прочаковская “Инцидент-менеджмент” системасына килгән мөрәҗәгатьләрдәге төп темаларны да атады.
Гомумән, ел башыннан 77197 шикаять алынган. Халыкның күпчелеге юллар торышы (18416), төзекләндерү (15817) һәм торак-коммуналь хуҗалык (11973) эшчәнлегенә зарлана. Мөрәҗәгатьләрдә җәмәгать транспорты, тирә-як мохит, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәтләр һәм социаль яклау, төзелеш һәм архитектура, хәвефсезлек темалары да еш кабатлана.
Спорт, сәүдә, икътисад, бизнес һәм электр энергиясе белән бәйле шикаятьләр азрак.
Радий Хәбиров, бу җәһәттән халык белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дип белдерде, ләкин артта калган район һәм шәһәр башлыкларына хәлне төзәтергә кушты.