Ул очраклы рәвештә генә исән калган.
11 ноябрьдә эре агачларны кисү цехына сменага килгән ул. Оператор бүлмәсендә эшне күзәтеп утырганда бер материалның читкә төшеп киткәнен күрә һәм аны алып җайланмага салырга була. Шулвакыт аның белән бергә эшләүче җиһазның сүндерелмәгәнен әйтер өчен аңа эндәшә. Игътибарын читкә юнәлткән ирнең киеме аны эшләп торган транспортерга тартып ала. Иргә шунда ук "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырталар.
Тикшерүләр эш вакытында хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлмәвен һәм лаеклы эш шартлары булмавын ачыклаган.