Күгәрчен районының Морак авылында, балаларны һәм өлкәннәрне сөендереп, Яңа ел шәһәрчеге ачылды.
Морактагы З. Биишева исемендәге паркта төзелгән боз шәһәрчеге 7 декабрьдә рәсми рәвештә ишекләрен ачты. Балалар яратып йөри торган урын тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп китте. Мәйданчык уртасында урнашкан районның төп Яңа ел чыршысы утларын балкытып, барлык күгәрченлеләрне һәм кунакларны кыш буена каршы алачак.
— Мондый матурлыкны тудыручыларга, искиткеч чара оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Район үзәге һәм авыллар көннән-көн күркәмләнә, Яңа ел рухы ныграк сизелә, — дип яза социаль челтәрләрдә Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев.