Полиция хезмәткәрләре бу эшне башкарырга тиешме?
Башкортстанда үлгән кешене полиция хезмәткәрләре машина арбасына салып йөрткән. Белорет шәһәре паблигындагы бу фотода ирнең өстенә бернәрсә дә капланмаганы ачык күренә.
- Кешегә шундый мөнәсәбәт буламыни? Өстенә дә капламаганнар, - дип язганнар анда. Шунда ук Интернеттан файдаланучылар арбаның номерлары юклыгын да игътибарга алган, шулай ук, үлгән кешеләрне полиция хезмәткәрләре йөртергә тиеш түгеллеге дә әйтелгән.
"Башинформ" агентлыгы әлеге хәлне ачыклау максатында республиканың Эчке эшләр органына мөрәҗәгать иткән. Тиздән хәлгә ачыклык кертелер, дип ышана алар.