Бу вазыйфага моңа кадәр 2нче мәктәп директоры булган Радмир Исәнбаев сайланды.
“Баймакский вестник” гәзите хәбәр итүенчә, ул конкурс комиссиясенә тәкъдим ителгән өч кандидатның берсе булган. Аның кандидатурасын бертавыштан хуплаганнар.
Радмир Исәнбаев депутатлар корпусына ышанычлары өчен рәхмәт белдергән. Яңа башлык муниципалитет җитәкчесе ролендә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен көчен куячагын билгеләп үткән.
Билгеле булуынча, 18 ноябрьдә Баймак шәһәре башлыгы Хәлил Булатов үз теләге белән эштән китүгә бәйле рәвештә вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатты. Шул ук вакытта шәһәр Советы әлеге вазыйфага кандидатураларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итү турында карар кабул иткән иде.