+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 декабрь 2019, 19:30

"Сез - дус команда!"

Радий Хәбиров "Республика LIVE#дома" тапшыруы хезмәткәрләре белән очрашты.

Радий Хәбиров "Республика LIVE#дома" тапшыруы хезмәткәрләре белән очрашты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Республика LIVE#дома" программасының 100нче чыгарылышы уңаеннан аның коллективы белән очрашты.
"Башкортостан" телерадиокомпаниясең генеральный директоры Рөстәм Зарафетдинов билгеләвенчә, бу проект - БСТ телеканалында иң уңышлы тапшыруларның берсе. Интернет челтәрләрендә аны 7 миллионнан күбрәк тапкыр карыйлар.
Радий Хәбиров бер тапшыру әзерләү күпме вакыт таләп итүе белән кызыксынды.
- Сезнең белән юлда әле күп тапкыр очрашырбыз. Сез - чыннан да дус команда! - диде ул.
Тапшыру 2018 елның 14 ноябреннән эфирга чыга башлады
Читайте нас