Ил буенча бер-бер артлы кабатланган бу хәлгә бер генә юл белән чик куярга мөмкин. Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!
Ижау шәһәрендә яшәүче 2 яшьлек кыз 5 көн әнисенең үле гәүдәсе янында булган. Билгеле булуынча, хатын пневмониядән вафат булган.
Күптән түгел 13 яшьлек баланың әнисе мәете янында озак торганнан соң үзенең дә вафат булуы турында хәбәр ителгән иде. Нәкъ шушы хәбәр Ижауның социаль хезмәткәрләрен ялгыз бала тәрбияләүче аналарның өенә рейд ясарга мәҗбүр иткән дә инде.
Белгечләр, хатын ишекне ачмагач, өйгә аны җимереп кергән һәм шунда ук әлеге хәлгә тап булган.
Социаль хезмәткәрләр күршеләргә һәм якыннарга игътибарлы булырга чакыра.