Рушана айдан артык бәйләнешкә чыкмый, ди.
Ике улын алып качкан Артем Мазов гамәлен кабатлаучылар тагын бар икән әле.
Югары Яркәйдә яшәүче ир хатынының һәм 3 яшьлек кызының гаиләгә әйләнеп кайтуларын сорый. Билгеле булуынча, хатын айдан артык бәйләнешкә чыкмый.
Рушана Рифаттан киткәч, аның белән тулысынча элемтәне өзгән.
"Соңгы вакытта еш әрләштек. Ул абыйсына күченеп китте. Аннары алардан да киткән. Күпләр аны Уфага киткән, дип билгели. Күпләр мине аңа төрлечә янауда гаепли. Бу дөрес түгел. Мин кызымны бик сагындым", - ди ир.