55 яшьлек ир шунда ук һәлак булган.
Кичә Уфа - Яңавыл трассасында коточкыч хәл булды. "Лада Гранта" машинасында хәрәкәт итүче водитель 55 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Ир машинаның алгы тәрәзәсен башы белән ватып кергән. "Ашыгыч ярдәм" машинасында килгән белгечләргә ирнең шунда ук һәлак булуын исбатлыйсы гына калган.Бөре ягына китеп баручы водитель әйтүенчә, җәяүле ярамаган җирдән төнлә юлны кисеп чыккан. Аның киеме дә машина яктылыгында күренмәгән. Әлеге хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.