Соңгы вакытта снюс яшьләр арасында киң таралды.
Күптән түгел Кырмыскалы районында 12 яшьлек малайны кәнфит белән сыйлаганнан соң, агуланып, дәваханәгә эләгүе турында хәбәр булган иде. Социаль челтәрләрдә шуңа охшаш тагын бер хәл турында языла.
Бу юлы 2нче сыйныфта укучы балага югары сыйныф укучылары сагыз биргән. "Әгәр алсаң, без сиңа 20 сум акча бирәчәкбез", - дигәннәр. Видеода күренүенчә, бала әти-әнисенең сүзен аңламый, аягында басып тора алмый һәм үзен адекват тота алмый. Интернеттагылар бу балага сагыз урынына снюс бирүләрен әйтә. Бу яңа төр наркотик соңгы вакытта яшьләр арасында киң тарала.
Әлеге видеоның Новосибирск өлкәсендә төшерелүе билгеле булган. Шулай да балаларыбызга без дә игътибарлы булыйк.