Чечен Республикасында беренче хәрби бәрелешләр булуга 25 ел тулды.
Кичә Краснокама районының Николо-Березовка поселогында "Солдат сугышны сайламый" чарасы үтте. Ул Чечен Республикасына солдатларны биредә тәртип урнаштыру максатыннан кертелгән көнгә багышланган иде. Нәкъ 25 ел элек бу көнне Чечняда каты хәрби бәрелешләр башланды.
Хәрәкәтләрдә катнашучы Ришат Ваһапов, Олег Мухин, Александр Егоров укучылар белән сугыш истәлекләре белән бүлеште. Чараның ахырында катнашучылар Әфганстан һәм Чечня сугышларында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.