+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 декабрь 2019, 18:35

Олы түрә зур ришвәт алуда гаепләнә

Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының икътисади үсеш департаменты директоры аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының икътисади үсеш департаменты директоры аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, күптән түгел генә гаепләнүче дәүләт контрактлары кысаларында башкарылган эшләр өчен республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан түләү процедурасын тизләтү, шулай ук предприятие файдасына хезмәт буенча гомум яклау өчен бер акционерлар җәмгыятеннән 3 миллион сум акча бирүне таләп иткән.
Түрәне ришвәт алганнан соң ук Русия Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләре җинаять өстендә тоткарлаган.

Дәүләт хезмәткәренә гаеп белдерелгән. Ул җинаятьтә үз гаебен өлешчә таный. Аның иреген чикләү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Җинаять эшен тикшеру Федераль иминлек хезмәте катнашлыгында дәвам итә.



Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас