+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 декабрь 2019, 09:45

Рушана Вәлиева “Игелекле чыршы-2020" бәйрәмендә чыгыш ясаячак

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада иртәгә балалар бәйрәме узачак.

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада иртәгә балалар бәйрәме узачак.

14 декабрьдә Уфада “Игелекле чыршы-2020” республика инклюзив балалар бәйрәме узачак. Тантанага Башкортстан балалары, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар да киләчәк.
Концерт программасы белән «Голос» тамашасы финалисты Рушана Вәлиева чыгыш ясаячак. «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан Төбәк башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада республиканың танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар катнашачак.

Чара сәгать 12дә башлана.
Үткәрү урыны: Яшьләр сарае, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 21.



Фото: culture.bashkortostan.ru
Читайте нас