

Бүген Башкортостанда башкорт теле көне һәм мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың туган көне билгеләп үтелә.
Уфада бәйрәм чаралары Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башланды. Ул - XIX гасыр башкорт поэзиясенең иң зур вәкиле, алга таба да милли әдәбиятка йогынты ясаган.
Чәчәкләр салу тантанасында Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, республика мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм педуниверситет студентлары катнашты, дип яза "Башинформ".