+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 декабрь 2019, 17:30

Радий Хәбиров Салаваттагы «Үсеш территориясе» беренче яшьләр форумында булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Салаватта узучы “Үсеш территориясе” дигән беренче республика яшьләр форумында булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Салаватта узучы “Үсеш территориясе” дигән беренче республика яшьләр форумында булды.

Ул җиңүчеләрне бүләкләде һәм, балаларга мөрәҗәгать итеп, аларның һәркайсы республика горурлыгы һәм аның киләчәге булуын әйтте.

"Мин сезнең барыгызга да шундый ук дәртле, көчле булуыгызны, үз-үзегезгә ышануыгызны телим һәм сез барысын да булдырачаксыз. Салават - искиткеч шәһәр, һәм бу кызыклы республика проекты нәкъ менә сездә уздырылачак дип уйлыйбыз", - диде төбәк Башлыгы.

Радий Хәбиров спорт мәктәпләренә хоккей җиһазлары сатып алу өчен 13 миллион сумлык сертификатны Салават шәһәре хакимияте башлыгы Динар Хәлиловка тапшырды.

Форумда катнашучылар белем бирүнең биш платформасында эшләде, аларның һәркайсында тематик осталык дәресләре, күргәзмәләр һәм экспертлар белән очрашулар узды.

Биш платформаның һәркайсында җиңүчеләр Башкортстан Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова, Хөкүмәт вице-премьерлары Фәнүр Ягафәров һәм Ленара Иванова, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлары Әминә Шәфыйкова белән Руслан Хәбибов һәм шәһәр хакимияте башлыгы Динар Хәлилов кулыннан дипломнар һәм лаеклы бүләкләр алды.

Бу минутларда «Салават» спорт-концерт комплексында форумда катнашучылар өчен концерт дәвам итә. Яшьләр форумын оештыручылар арасында, кайбер республика министрлыкларыннан тыш, "Бәхет территориясе" хәйрия фонды да бар. Шундый ук форумнар республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында да узачак, дип хәбәр итә "Башинформ".

#территорияростасалават

Читайте нас