+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 декабрь 2019, 13:35

Салаватта «Үсеш территориясе» беренче республика яшьләр форумы уза

Салаватта «Үсеш территориясе» беренче республика яшьләр форумы уза. Ул шәһәрнең 1 200дән артык тугыынчы сыйныф укучыларын берләштергән. Салават проектның старт шәһәре булды. Яңа елда шундый ук форумнар республика шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.

Форумны республика Башлыгы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов һәм шәһәр хакимияте башлыгы Динар Хәлилов ачты.

- Бүген монда актив һәм перспектив тугызынчы сыйныф укучылары җыелды. Без бу форум сезнең өчен кызыклы булыр һәм ниндидер яңа нәрсә ачар дип өметләнәбез. Бу чара беренче тапкыр уза, шуңа күрә безгә сезнең фикерләрегез мөһим, - дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова.

Форумда катнашучылар белем бирүнең биш платформасында эшләячәк, аларның һәркайсында тематик осталык дәресләре, күргәзмәләр һәм экспертлар белән очрашулар узачак, дип хәбәр итә "Башинформ".

#территорияростасалават

Читайте нас