+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2019, 09:55

Парковкалар артса, мәсьәлә хәл ителер

2019 елның апреленнән декабренә кадәр Башкортстанда газоннарда машина куйган өчен 30,3 миллион сум штраф җыелган.

2019 елның апреленнән декабренә кадәр Башкортстанда газоннарда машина куйган өчен 30,3 миллион сум штраф җыелган.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Владимир Спеле хәбәр итте.
Бу чорда яшелләндерелгән һәм башка территорияләрдә транспорт чараларын урнаштырган өчен административ штраф салу турында административ комиссияләр тарафыннан 24 меңнән артык карар чыгарылган.

Уфа хокук бозулар саны буенча “лидер" булып тора, анда 15 миллион сумлык 12,4 мең карар чыгарылган. Башкала районнары арасында тәртип бозуларның күбесе Октябрь районында теркәлгән.

Владимир Спеле белдерүенчә, яшелләндерелгән мәйданчыкларда парковкаланган автомобильләр саны кими. Моңа муниципалитетлар тарафыннан парковкаларны оештыру һәм газоннар читенә киртәләр урнаштыру буенча алып барылган эш ярдәм итә.

Радий Хәбиров, шулай ук, парковкалар өчен урыннарның күбрәк булырга тиешлеген билгеләп үтте һәм республика шәһәрләрендә алар буенча хәлне җентекле анализларга кушты.
Читайте нас