+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2019, 13:40

Премияләр саны кими, ләкин саллырак

2020 елдан Русия Хөкүмәте мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен премияләр санын киметәчәк.

2020 елдан Русия Хөкүмәте мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен премияләр санын киметәчәк.

2020 елдан башлап Русиядә ел саен иҗат хезмәткәрләренә һәм мәдәният эшлеклеләренә Русия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Русия Хөкүмәтенең алты премиясе; театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Федор Волков исемендәге премия, халык иҗаты үсешенә керткән өлеше өчен «Русия рухы» биш премиясе, Русия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен А. В. Луначарский исемендәге җиде премия биреләчәк.Тиешле карар Хөкүмәт сайтында басылып чыкты.

Хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә ел саен 2 миллион сум күләмендә 12 премия, театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Федор Волков исемендәге өч премия, халык иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен һәркайсы 100 мең сумлык 15 «Русия рухы» премиясе бирелә.

2020 елдан әлеге премияләр урынына иҗат хезмәткәрләренә, мәдәният эшлеклеләренә – һәр ел саен 3 миллион сум күләмендә Русия Хөкүмәте премиясе; Русия Федерациясенең театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Федор Волков исемендәге премия – ел саен 3 миллион сум; халык иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен Русия Хөкүмәтенең «Русия җаны» премиясе – һәр ел саен 500 мең сум күләмендә 5 премия; Русия мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән өчен А. В. Луначарский исемендәге премия – һәр ел саен 300 мең сум күләмендә җиде премия.

Бу премияләр 2020 елдан башлап биреләчәк. Алар турында нигезләмә расланды, сайлап алу һәм тапшыру тәртибе билгеләнә.



Фото: pixabay
Читайте нас