+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2019, 18:05

Яңа елда 3 мең полиция хезмәткәре тәртип саклаячак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Яңа ел яллары вакытындагы хәвефсезлек мәсьәләсе дә тикшерелде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Яңа ел яллары вакытындагы хәвефсезлек мәсьәләсе дә тикшерелде.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов белдерүенчә, үткән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында республикада 258 янгын чыккан, анда 22 кеше һәлак булган, 15 кеше каза күргән.
Фаҗигаләр кабатланмасын өчен шәһәрләрдә һәм районнарда кисәтү төркемнәре эшли, автоном янгын кисәткечләрен урнаштыру дәвам итә. Су объектларындагы хәл дә контрольдә тотыла.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмгыять тәртибен оештыру идарәсе җитәкчесе Рамил Әхкәмов әйтүенчә, Яңа ел каникуллары вакытында Башкортстанда 3 мең полиция хезмәткәре, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтының 300 хезмәткәре, шәхси сак оешмаларының 100 хезмәткәре, җәмгыять һәм хокук саклау юнәлешендәге оешмаларның 500 вәкиле тәртип сагында торачак.

Радий Хәбиров эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылачагына һәм ялларның яхшы үтәчәгенә ышаныч белдерде.
Читайте нас