“Шабашник” та казнага өлеш чыгарырга тиеш...
Русия Президенты Владимир Путин һөнәри керемнән салым алу турында законга кул куйган. Бу төр салымны үзмәшгульләр салымы (налог на самозанятых) дип тә атыйлар. Агымдагы ел башыннан Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстанда эксперимент буларак бу төр салым кертелгән иде. Рәсми рәвештә эштә саналмыйча үз көннәрен үзләре күргән гражданнар, әгәр аларның еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаса, казнага нибары 4 процент күләмендә салым түли. Алар өчен барлык социаль гарантияләр саклана. Мәсәлән, Татарстанда ел башыннан үзмәшгуль буларак 60 мең кеше теркәлгән. Бу категория салым түләүчеләрдән казнага 88,6 миллион сум акча кергән. 2020 ел башыннан әлеге экспериментка янә 19 төбәк, шул исәптән Башкортстан да кушыла. Бу категориягә нигездә репетиторлар, ялланып бала караучылар, таксистлар, төзү һәм ремонт белән шөгылләнгән "шабашник"лар һәм башкалар керә.