Билгеле булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров атна саен инвестицион сәгать төрендә киңәшмәләр үткәрә. Узган ел ахырында оештырылган шундый чараларда 150 инвестицион проект каралган. Аларның гомум бәясе - 360 миллиард сум.
Бу турыда республика Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров "Башкортстан чакыра!" инвестфорумда әйтте.
"Башинформ" агентлыгы билгеләвенчә, 2024 елга төп капиталның күләме 500 миллиард сумга җитәргә тиеш. Моның өчен бу күрсәткечне ел саен 10 процентка арттырырга кирәк.