Аз керемле гаиләләрдән НДФЛ түләтмәү турында сүз бара.
Федерация Советында чыгыш ясаганда Русия икътисади үсеш министры Максим Орешкин аз керемле гаиләләрне хезмәт хакыннан алына торган салымнан (НДФЛ) азат итү икътисад өчен уңай булачак, дип белдергән. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.
Билгеле булуынча, илдәге ярлы катлам дип саналган 20 миллионга якын кешенең күпчелеге - балалы гаиләләр. Ягъни, аларның гомум гаилә кереме, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, яшәү минимумына җитми. Шундый катламны һәм хезмәт хаклары минималь булганнарны (яңа елдан ул Башкортстанда 13900 сум була) әлеге төр салымнан азат итү проблемасын өйрәнү хакында Президент Владимир Путин да белдергән иде. Илдә демографияне яхшырту, ярлылыкны бетерү буенча масштаблы гомумдәүләт проектларын тормышка ашырганда мондый адым иң нәтиҗәлесе булырга мөмкин.