Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Аны видеоконференция төрендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Сөйләшүнең төп темасы – энергетика хәвефсезлеге.
Игорь Комаров округның көчле һәм үсеш алган ягулык-энергетика мөмкинлекләренә ия булуын билгеләде. Округ өлешенә илдә нефть чыгару күләменең 22 проценты туры килә. “Кара алтын”ны округның 14 төбәгенең 10сында, шул исәптән Башкортстанда да чыгаралар.
Идел буе федераль округы – “Яшел электр энергетикасы”н файдалану буенча лидерларның берсе. Башкортстанда гомум куәте 44 МВт булган Бүребай, Бөгелчән һәм Исәнгол кояш электр станцияләре эшли. 2024 елга кадәр кояш генерациясенең тагын берничә объектын төзү планлаштырыла, аларның гомуми куәте 95 МВт тәшкил итәчәк. Моннан тыш, республикада Русиядәге беренче “Төпкилде” җил электр станцияләренең берсе гамәлдә.
Көн тәртибендә тикшерелгән тагын бер тема – җылылык белән тәэмин итү. Игорь Комаров ассызыклавынча, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль объектларны ягып җылыту чорына әзерләү һәм аны аварияләрсез үткүрү мәсьәләләре Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының даими контролендә тора.
Игорь Комаров сүзләренә караганда, округның ягулык-энергетика комплексы өзеклекләрсез, тотрыклы эшли. Киңәшмәдә катнашучылар инфраструктура һәм ягулык-энергетика комплексы объектларын законсыз һәм хокукка каршы гамәлләрдән саклау дәрәҗәсе турында фикер алышты.