Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстан чакыра!' инвестицион форумы мәйданында республика Хөкүмәте исеменнән "Кozuva" Төркия компаниясе белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куйды. Бу документ Уфаның тимер юл вокзалы янындагы кунакханә комплексы һәм Мостай Кәрим исемендәге Халыкара аэропортта карго-терминал төзүдә хезмәттәшлек итүне раслый. Төркия ягыннан меморандумга Черкезкей шәһәренең сәүдә-сәнәгать комплексы президенты, Kozuva компаниясе рәисе Сөләйман Козува кул куйды.