Аның якыннары әйтүенчә, аның өйдән качып китәргә җитди сәбәпләре булган.
Хатын туганнарына җаһил иреннән качып киткән, ди аның якыннары. Ул хатынына еш кына кул күтәргән.
«Ул хатынына эшкә чыгарга, баласына балалар бакчасына йөрергә ирек бирми, гәрчә барысы да рәсмиләштерелгән булса да. Үзе дә эшләргә теләми. Ул аны гел кыйный, аларны өйдән чыгармый», - дип сөйли алар.
Югалган хатынның табылуы турындагы мәгълүматны Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай буенча бүлегендә расладылар.
Яшь хатын, сабый баланың язмышына тиешле органнар битараф калмас дип ышанасы килә.