Лубянкадагы Федераль иминлек хезмәте бинасы янында автоматтан ату тавышлары ишетелә. Полиция хезмәткәрләре машина артына яшеренә, дип хәбәр итә Mash телеграмм каналы.
Ә «112» каналы, башлангыч мәгълүматлар буенча, Федераль иминлек хезмәтенең өч хезмәткәре үтерелгән, дип яза.
Башка мәгълүмат буенча, аларның берсе - ЮХХДИ хезмәткәре. BAZA порталы, махсус ведомстволар хезмәткәрләренең дүртесе һәлак булган, дип яза.
"Автоматлы ир бинада яшеренгән һәм шуннан атыш алып бара», - дип яза Mash.
РБК чыганаклары, атышны махсус хезмәтнең кабул итү бүлмәсендә ачканнар, шуннан соң һөҗүм итүче урамга йөгереп чыккан һәм атуын шунда дәвам итә, дип хәбәр итә.