"Башкортстан чакыра!" форумы зур мөмкинлекләргә юл ачты.
Бүген Уфада үткән "Башкортстан чакыра!" инвестиция форумында төрле илләрдән 120дән күбрәк вәкил катнашты. Форумның төп үзенчәлегенең берсе - инвесторлар белән 4 миллиард 600 миллион сумлык килешүләргә кул кую булды.
Бу килешү Салаватта 449,5 миллион сумга порошоклы силикагель җитештерү һәм 200 миллион сумга углеводородлы газны арытаба эшкәртү җиһазын төзүне күз уңында тота.