+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2019, 06:30

Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру өчен шәхси җаваплылык бар

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә, гомумдәүләт проектларының максатлары үзгәрешсез кала, диде.

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә, гомумдәүләт проектларының максатлары үзгәрешсез кала, диде.
«Бернәрсәне дә яңадан карарга кирәкми. Бүгенге тормышны анализларга кирәк. Сүз дә юк, кайбер төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Әмма максатларны яңадан карарга кирәк түгел.
Төбәкләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык кертелгән, әмма аны тагын да көчәйтергә, детальләштерергә була. Максатларга ирешү өчен конкрет ресурслар бүлеп бирелгән һәм инде кулланылышта булган шәхси җаваплылык кертелгән. Бу юнәлешләр буенча без алга барырга тиеш.
Әлегә гомумдәүләт проектлары куйган утыз сигез максатның егерме алтысына ирешелгән. Авария хәлендәге торактан күчерү кебек мөһим юнәлеш буенча бурычны быел үтәдек кенә түгел, ә аның үтәлешен өч тапкыр арттырдык», — диде ил башлыгы.
Фото:visualrian.ru
Читайте нас